Өчпочмак камырын Мәрьям ханымнан өйрәнгән идем. Пешергән саен искә алып рәхмәт укыйм үзенә.🙏🏻❤ 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) “Саф момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5 нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, бүтән төрле камыр куярга теләгегез дә булмас. Эчлек өчен: ит бәрәңге суган тоз борыч 1) итегез майсызрак булса - каз мае, я сливочный май (83процентлы) салыгыз 2) 50 г түгәкләргә 50 г эчлек салыгыз. Алай иткәндә өчпочмакларыгыз бик матур чыгачак. 3) Түгәрәкләрне 10 см артык җәймәгез. 4) Иң мөһиме! (элек мин моны үзем дә белмәгәнмен, соңгы фотода күрерсез) Өчпочмакта пеләшләр калмасын дисәгез! бөккән чагында камырын өчпочмакның астыннан тартып сузыгыз. Камырның өске өлеше тигез, матур калачак. 5) Түгәрәләрне бер табалык кына җәегез, алдан кабарып тормасыннар. 6) Эчлек суланмасын өчен бөккән вакытта холодильникта тотсагыз яхшырак. (Күп булган очракта) 7) Камырга (300 г Су керә торган) бер чокыр тоттым. Бик җайлы икән, үлчәп тә ятасы юк. Шуның белән суын да, маен да, сөтен дә, онын да салдым. 34 шт. матур гына өчпочмаклар чыкты. Уңышлар, хуҗабикәләрем! Килер ризыкларыгызны Аллаh Тәгалә киң кылсың, эшләп тапкан малларыгызның бәрәкатен бирсен дигән теләктә калам, милләттәшләрем! Яратып сезне Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова.

Теги других блогов: кулинария рецепт өчпочмак